Владимир Путин Казанда БРИКС банкы җитәкчесе Дилма Руссефф белән очрашты. Бу – Илбашының Татарстанда узучы саммит кысасындагы тәүге рәсми чарасы.
– Соңгы тапкыр без бу елның июнендә Санкт-Петербургта Халыкара икътисадый саммит барышында очрашып, банкның алдагы эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышкан идек. Сез соңгы бер елда башкарган эшне югары бәялибез. Бу – перспективалы һәм үсештә булган финанс институты. 2018 елдан бирле, минемчә, гомуми суммасы 33 миллиард сумга барлыгы 100 проект финансланган, – диде Владимир Путин.
Казандагы очрашуны Дилма Руссефф та югары бәяләде. “Россия Федерациясе җитәкчелеге белән биредә булуыма шатмын. БРИКСның әлеге очрашуы бик мөһим дип саныйм. Бүгенге көндә глобаль көньяк илләре финанслауга мохтаҗ. Шул ук вакытта аны алу шартлары катлаулы. Сез билгеләп үткәнчә, без күп кенә проектларны финанслауны оештырдык. Әмма глобаль көньяк илләре өчен бу гына да аз”, – диде Дилма Руссеф.
Яңа үсеш банкы – халыкара финанс оешмасы, БРИКС әгъзалары булган илләр (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка республикасы) оештырган үсеш банкы. Банкның максаты – БРИКС дәүләтләрендә инфраструктура проектларын финанслау. Штаб-фатиры Шанхайда урнашкан.
Яңа үсеш банкы президенты саммитта катнашу өчен Казанга 19 октябрьдә килде. Биредә ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез