Россия Президенты Владимир Путин Казанда узган БРИКС саммитында 40 сәгатькә якын эшләгән. Моны ТАСС агентлыгы санап чыгарган.
Илбашы 16 дәүләт башлыгы һәм халыкара оешмалар җитәкчеләре белән икеяклы очрашулар үткәргән.
Владимир Путинның саммит кысасындагы беренче эш көне якынча төш вакытында башланып, кичке сәгать 22.00 тирәсендә беткән. Икенче көнне - иртәнге сәгать 10.00дән алып төннә кадәр, кичә - сәгать 11.00дән алып ким дигәндә төнге сәгать икенчегә кадәр дәвам иткән. Эш визиты Серб Республикасы Президенты Милорад Додик белән очрашу белән тәмамланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез