Газетага язылу

Владимир Путин Казандагы Бөтенроссия «Студентлар язы»нда катнашучыларны сәламләде

30 елдан артык «Студентлар язы» фестивале илнең төрле төбәкләреннән талантлы, мавыгучан, кызыклы идеяләргә бай яшьләрне берләштерә.

Бу хакта Казандагы Бөтенроссия фестивалендә катнашучыларга сәламләү хатында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

"Фестиваль программасы, һәрвакыттагыча, тәэсирләндерә. Тамашачыларга һәм экспертларга музыка һәм хореография, театр сәнгате һәм дизайн кебек юнәлешләр буенча студентларның эшләренә бәя бирергә туры киләчәк. Һәм, әлбәттә, быелгы фестивальдә катнашучыларның күп кенә чыгышлары Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак», – дип язган хатында Президент.

Фестиваль мәйданчыгында искиткеч иҗат, илһам һәм дусларча аралашу атмосферасы тудырыла, дигән Путин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре