Владимир Путин KazanForum-2025 халыкара икътисадый форумында катнашучыларны сәламләде

Россия Президенты Владимир Путин “Россия – Ислам дөньясы: “KazanForum” XVI Халыкара икътисадый форумында катнашучыларга сәламләү хаты юллаган.

Мөрәҗәгатьтә басым ясап әйтелгәнчә, Россия күп гасырлар буе ислам дөньясы белән нык элемтәләр булдырып килә. Бүген дә, халыкара вазгыятьнең катлаулы булуына карамастан, икътисадый, фәнни, гуманитар һәм төбәкара хезмәттәшлекне актив төстә үстерү дәвам итә. Шул ук вакытта Татарстан конструктив халыкара мөнәсәбәтләрне коруда лидерларның берсе булып тора.

“Форум барышында сезгә төрле өлкәләрдә, шул исәптән технологик өлкәдә элемтәләребезне алга таба ныгыту мөмкинлекләре буенча фикер алышырга туры киләчәк. Ислам хезмәттәшләге оешмасы вәкилләре катнашында “Россия – Ислам дөньясы” Стратегик күзаллау төркеме утырышы цифрлы финанс системасын үстерү буенча уртак эшкә багышланачак”, – дип билгеләп үткән дәүләт башлыгы.

Президент шулай ук 2025 елның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу билгесе белән узуын, шуңа күрә форумның эшлекле һәм мәдәни программаларында тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге чагылыш табачагын искә төшергән.

“Хәзерге вакытта фәкать бергәләп кенә бөтен дөнья җәмәгатьчелеген тотрыклы, гармонияле төстә үстерүне тәэмин итәргә, террорчылык, экстремизм, локаль конфликтларның кискенләшүе кебек бүгенге янауларга нәтиҗәле төстә каршы торырга мөмкин”, – дип билгеләп үткән Владимир Путин.

Ул форумның илләр һәм халыклар арасында партнерлыкны ныгытуга таба тагын бер адым булачагына ышаныч белдергән.
Исегезгә төшерәбез: “KazanForum” буларак танылган “Россия – Ислам дөньясы Халыкара икътисадый форумы – Россия белән ислам дөньясы илләре арасындагы икътисадый, инвестицион һәм мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту өчен зур халыкара мәйданчык ул. Форум һәр ел саен Казанда меңнәрчә кешене – партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту белән кызыксынган дәүләт эшлеклеләрен, бизнесменнар, экспертлар һәм дипломатларны җыя.

Татарстан башкаласында форум 13-18 май көннәрендә узачак. Быел аның төп темасы – “Цифрлаштыру: яңа чынбарлык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләр”. Дөньяның 87 иле вәкиле форумда катнашачагын раслаган.

Сүз уңаеннан: хәзерге вакытта "Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Путин милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре