Владимир Путин композитор Игорь Крутойны юбилее белән котлаган

Россия Президенты Владимир Путин композитор, пианист Игорь Крутойны 70 яшьлек юбилее уңаеннан котлаган. Котлау телеграммасы Кремль сайтына урнаштырылган.

“Сез иҗатыгызда үз талантыгызны тулысынча күрсәтә алдыгыз. Сез искиткеч композитор һәм башкаручы, бик нәтиҗәле эшләүче продюсер”, – дигән дәүләт башлыгы.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Игорь Крутой илебездә эстрада сәнгатенең иң яхшы традицияләрен үстерүгә, сәләтле яшьләрне тәрбияләүгә бик зур өлеш керткән.
Игорь Крутой 1954 елның 29 июлендә Украина СССР Кировоград өлкәсенең Гайворон районы үзәгендә туган. Аның җырларын төрле чорда танылган эстрада җырчылары һәм музыкаль төркемнәр башкарды. Болар – Эдита Пьеха, Жанна Фриске, Людмила Гурченко, Сергей Лазарев, Григорий Лепс кебек артистлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре