Владимир Путин көнбатыш илләре янавына җавап биргәндә Россиянең танклар белән генә чикләнмәячәген кисәткән

Дәүләт башлыгы Сталинград сугышында җиңүгә 80 ел тулу хөрмәтенә оештырылган чарада чыгыш ясаган.

Россия Президенты Владимир Путин көнбатыш илләре җитәкчеләренең агрессив мөнәсәбәте уңаеннан, Мәскәү бу янауларга җавап бирәчәк, һәм бронетехника кулланып кына да түгел әле, дип кисәтте. Бу хакта ул Сталинград сугышында җиңүгә 80 ел тулу хөрмәтенә үткәрелгән чыгышында белдерде.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, безнең илгә янаучылар гап-гади хакыйкатьне аңламый: Россия халкы – үз хезмәте белән илне торгызып, аны бүгенге буынга мирас итеп тапшырган җиңүчеләр буыны традицияләрен сеңдергән халык.

- Без танкларыбызны аларның чикләренә җибәрмибез, әмма җавап бирерлегебез бар, эш бронетехника куллану белән генә дә тәмамланмаска мөмкин. Моны барысы да аңларга тиеш, – дигән Путин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре