Владимир Путин Көньяк Африка Президенты белән очрашты

Россия Президенты Владимир Путин БРИКС саммиты кысасында Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды.

«Быел Россия КАРдан БРИКСта рәислек итүне кабул итеп алды. Без үз эшебезне КАРда узган саммитта ирешкән уңышларны исәпкә алып оештырдык», – диде Владимир Путин.

Илбашы әйтүенчә, Көньяк Африкадагы дусларыбыз белән киңәшеп эшләгәннәр. “Безнең илләрнең тармак ведомстволары үзара исәп-хисап ясаганда милли валютадан файдалануны арттыру һәм бәйсез түләү системасы булдыру юнәлешендә хезмәттәшлек итте”, – диде Владимир Путин.

Сирил Рамафоса Россияне ышанычлы союздан һәм дус дип атады.

«Россиядә булуыма шатмын. Эстафетаны бездән кабул итеп алдыгыз. БРИКС саммитын киңәйтелгән составта үткәрү өчен мөмкин булганның барысын да эшләдек. Шулай ук, безнең оешманы ныгыту өчен дә тырыштык», – диде КАР Президенты.

Сирил Рамафоса билгеләп үткәнчә, саммит барышында геоясәяси күзлектән әһәмияткә ия булган күп кенә сорауларны карап тикшерергә кирәк булачак. «Мин дөньядагы барлык вакыйгалар, шулай ук, сәүдәгә, тынычлыкка, куркынычсызлыкка һәм сәүдә әйләнешенә бәйле сораулар, – диде ул. – Без Россияне ышанычлы союздаш һәм дус дип саныйбыз. Безне кабул иткәнегез өчен рәхмәт».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре