Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков бүген журналистларның, дәүләт башлыгы Владимир Путин коронавирус инфекциясеннән прививка ясаттымы, дигән соравын җавапсыз калдырган.
 “Президент прививка ясаткач, бу хакта үзе хәбәр итәчәген әйтте”, – дигән ул.
 Исегезгә төшерәбез: дөньяда COVID-19 инфекциясеннән тәүге вакцина – "Спутник V” Россиядә теркәлде. Препаратны, Россия Турыдан-туры инвестицияләр фонды белән берлектә, Гамалея исемендәге фәнни үзәк эшләде. Шуннан соң тагын ике вакцина – “ЭпиВакКорона” и “КовиВак” теркәлде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез