Владимир Путин көзге чакырылышта армиягә 135 мең кешене чакырырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин 1 октябрьдән көзге чакырылыш турындагы карарга имза куйды. РФ Президенты кушуы буенча армиягә 135 мең кеше чакырылачак. Әлеге карар хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылды.

«2025 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр Россиянең 135 мең гражданы хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш. Шулай итеп запаста булмаган 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге егетләр һәм «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы федераль закон нигезендә чакырыла», — диелә документта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре