Владимир Путин Курск өлкәсендәге хәлләр турында белдерү белән чыккан

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә узган тәүлектә Украина кораллы көчләре һөҗүменә дучар булган Курск өлкәсендәге вазгыять турында сөйләп үткән.

“Мәгълүм булганча, Киев режимы тагын бер тапкыр колачлы коткы омтылышын ясады. Төрле коралдан, шул исәптән ракеталардан гражданлык объектларына, торак йортларга, ашыгыч ярдәм машиналарына аталар”, – дип тасвирлаган Президент Курск өлкәсендәге хәлләрне.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, төбәк губернаторы вазыйфаларын башкаручы Алексей Смирнов белән сөйләшү йомгаклары буенча кайбер ведомстволарга, шулай ук Хөкүмәткә өлкәдә яшәүчеләргә тиешле ярдәм күрсәтү бурычы йөкләнгән. Бу эш беренче этапта Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров җитәкчелегендә алып барылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре