Россия Президенты Владимир Путин илнең барлык дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрендә тәрбия буенча киңәшче вазифасын булдырырга кушты. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Федерациясе субъектларының югары башкарма органнары белән, элек бирелгән йөкләмәләрне исәпкә алып, барлык дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында бердәм тәрбия мохите булдыру максатларында директорның тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек буенча киңәшчесе вазифасын кертүне тәэмин итәргә, 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына федераль бюджет проектларын әзерләгәндә, шулай ук киләсе елларда бюджет ассигнованиеләре кирәк», – диелгән документта.
Путин Россия хөкүмәтенә һәм төбәк хакимиятләренә бу күрсәтмәне 2025 елның 1 октябренә кадәр үтәүне йөкләнгән. Шуннан соң эш буенча еллык хисап таләп ителәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Балаларга – иң яхшысы” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез