Россия Президенты Владимир Путин мәктәпне тәмамлаучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иткән. Кремльнең матбугат хезмәте чыгарылыш кичәләренә багышланган видеомөрәҗәгатьне бастырып чыгарган.
“Бу көннәрдә бөек илебез – Россиянең барлык почмакларында чыгарылыш кичәләре уза. Мәктәпне тәмамлаучы егет-кызларны, аларның әти-әниләре, якыннары, остазларын өмет-ышанычлар, яшьлек романтикасы белән сугарылган шушы бәйрәм белән эчкерсез котлыйм!” – дип билгеләп үткән дәүләт башлыгы.
Владимир Путин, аерым алганда, мәктәп белән хушлашучы егет-кызларның тормышында хәзер яңа этап башланачагын, алар инде барлык мөһим карарларны мөстәкыйль кабул итәчәкләрен билгеләп үткән.
Президент шулай ук укытучыларның шәкертләре уңышларына һәрвакыт соклануын искәрткән. Ул уңышка ирешү өчен үз дигәнеңдә нык торучан, яңа белемнәргә, кешеләргә файда китерүгә, туып-үскән иленә хезмәт итүгә омтылучан булырга кирәклеген әйткән.
“Иң мөһиме – бу тормышта үз урыныңны, күңелеңә якын эш табу. Шул чагында иң катлаулы бурычларны да хәл итә алачаксыз, ә уңышларыгыз белән башкаларны илһамландырачаксыз!” – дип басым ясап әйткән Путин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез