Владимир Путин Марат Әхмәтовны орден белән бүләкләгән

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов “Ватан алдындагы казанышлар өчен” IV дәрәҗә ордены белән бүләкләнгән. Россия Президенты Владимир кул куйган Указ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.
“Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Әхмәтов Марат Готыф улын “Ватан алдындагы казанышлар өчен” IV дәрәҗә ордены белән бүләкләргә”, – диелгән документта. Марат Әхмәтовның законнар иҗат итүдәге актив эшчәнлеге һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен бүләкләнүе турында билгеләп үтелгән.
Марат Әхмәтовка – 70 яшь. Ул 1954 елның 16 июнендә Арча районы Хәсәншәех авылында туган. 2019 елдан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфасын били.
Шулай ук Татарстанның “Нигез” компаниясе директоры Дамир Ялиловка “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре