«Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Бу бәйрәм дүрт гасырдан артык элек Ватаныбыз бәйсезлеген яклауга баскан халкыбызның батырлыгы истәлегенә оештырылган. Нәкъ менә аның бөек бердәмлеге, Ватан алдындагы җаваплылыгы һәм бурычы дәүләт нигезләрен ныгытырга, үз тамырларыңны һәм әхлакый таянычларыңны саклап калырга мөмкинлек бирде», – диде Россия Президенты тантанада катнашучыларны сәламләп.
Россия дәүләте башлыгы ассызыклаганча, Россия халкы бердәмлегенең кыйммәте бәхәссез. «Без гомуми бурычларны хәл итү, глобаль чакырулар һәм янаулар алдында берләшә беләбез һәм бергәләп җиңүләргә, казанышларга һәм уңышларга шатлана алабыз», – дип ассызыклады Владимир Путин.
«Фидакарь хезмәт өчен» ордены 2024 елда гамәлгә куелган, ул РФ Дәүләт төзелеше һәм фәнни-технологик үсеш өлкәсендәге зур казанышлар өчен бирелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез