Россия Президенты Владимир Путин Һиндстан Премьер-министры Нарендра Модиның Казанда Һиндстан генераль консуллыгын ачу тәкъдимен хуплады. Бу хакта БРИКС саммиты кысасында дәүләт башлыкларының очрашуында билгеле булды.
«Без сезнең Казанда Һиндстан генераль консуллыгын ачу тәкъдимен хуплыйбыз. Һиндстанның Россиядә дипломатик катнашуын киңәйтү ике яклы элемтәләрне үстерүгә хезмәт итәчәк», – диде Владимир Путин.
Илбашы фикеренчә, Россия – Һиндстан мөнәсәбәтләре өстенлекле стратегик хезмәттәшлек булып тора һәм үсешен дәвам иттерә.
Бу елның июлендә Һиндстан Премьер-министры Норендра Моди Казан һәм Екатеринбург шәһәрләрендә илнең ике яңа генераль консуллыгы ачылачагы турында игълан итте. Ул вакытта моңа бәйле тәгаен карар БРИКС саммиты барышында кабул ителәчәк дип белдерделәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез