Владимир Путин нинди очракта Россиянең атом-төш коралын кулланачагын аңлаткан

Россиягә самолетларның, ракета һәм пилотсыз очкычларның берьюлы һөҗүм итүе очрагында илебез атом-төш коралы кулланырга мөмкин. Президент Владимир Путин Иминлек советының атом-төш коралы нигезендә тыеп тору даими киңәшмәсе утырышында шул хакта белдергән, дип яза “Газета.ru”.

“Россиянең атом-төш коралын куллануга күчү шартларына төгәллек кертелә. Һава-галәм һөҗүме средстволарының, массакүләм төстә җибәрелеп, дәүләтебез чикләрен узуы турында дөрес мәгълүмат алуга, мондый мөмкинлекне караячакбыз”, – дип белдергән Владимир Путин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре