Газетага язылу

Владимир Путин Рәис Миңнехановны Дуслык ордены белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасының Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановны Дуслык ордены белән бүләкләде. Шул хактагы указ хокукый актлар порталында урнаштырылган, дип яза «Татар-информ».

«Хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен», – диелә указда.

Рәис Миңнеханов Татарстанның Саба районын 2006 елдан бирле җитәкли. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Моннан тыш, Миңнеханов «Бөтенроссия халык санын алу» (2002) медале, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Шәфкатьлелек» алтын медале, икенче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнгән.

Хезмәттә ирешкән уңышлары өчен шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов Дуслык ордены белән бүләкләнде.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Казанның 18нче хастаханәсе баш табибы Ринат Җәләлетдинов һәм Республика балалар клиник хастаханәсе мөдире Айдар Хәмидуллин Пирогов орденына лаек булды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре