Россия барлык төр азык-төлек белән үз-үзен тәэмин итә. Президент Владимир Путин язгы кыр эшләренең барышы буенча үткәрелгән киңәшмәдә шулай дип белдергән.
“Ашлык буенча – 185,4%ка, ит – 101,6%, балык – 153%, үсемлек мае – 201%, шикәр комы буенча – 103,2%ка үз-үзебезне тәэмин итәбез, яшелчә буенча кирәкле күрсәткечләргә якынлаштык – 89,2%, бәрәңге – 93,4%, сөт буенча – 85,7%ка”, – дигән дәүләт башлыгы, конкрет саннар китереп.
Владимир Путин шулай ук, тышкы сәүдә өлкәсендә киртәләр булдырылуга карамастан, узган елда Россиянең агросәнәгать продукциясен чит илләргә сату күләмен арттырып, 41,6 миллиард долларга җиткерүен басым ясап әйткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез