Газетага язылу

Владимир Путин: «Россия Кыргызстанда 9 мәктәп төзүне дәвам итә»

5-7 августта Иссык-күл яры буенда урнашкан Бостери курорт бистәсендә берьюлы ике зур чара: Россия – Кыргызстан икътисадый форумы һәм төбәкара конференция уза.

Россия Президенты Владимир Путин форумда катнашучыларга видео аша мөрәҗәгать  итеп, ике илнең хезмәттәшлегенә йомгак ясаган һәм планнар билгеләгән. Владимир Путин әйтүенчә, Россия белән Кыргызстан арасындагы икътисад тотрыклы үсеп килә. Узган елгы йомгаклар буенча, сәүдә әйләнеше 26 процентка үсеп, 5 миллиард доллардан арткан. Владимир Путин гуманитар юнәлешкә аерым тукталып үткән. “Россия һәм Кыргызстан фән, мәдәният, спорт өлкәләрендә, шулай ук иҗтимагый, яшьләр даирәләренә караган мәсьәләләр  буенча иңгә-иң торып хезмәттәшлек итә. Мәскәү Кыргызстанда рус телендә укыту күздә тотылган 9 мәктәп төзүне дәвам итә, Бишкәктә Славян университетының яңа кампусын төзи, Кыргызстанның уку йортларын кулланмалар белән даими тәэмин итә, аларга квалификацияле педагоглар җибәрә”, – дигән Президент.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

путин, владимир путин, минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре