«Безнең илдә ике йөзгә якын милләт вәкиле дус һәм тату яши. Аларның телләре, үзенчәлекле гореф-гадәтләре – безнең уртак байлыгыбыз һәм Россиянең чын байлыгы. Шуңа күрә этномәдәни һәм тел төрлелеген саклауга дәүләтнең өстенлекле игътибары бирелә. Профильле дәреслекләр линейкалары төзелә, милли телләрдә әдәбият һәм әдәби тәрҗемә мәктәпләре үсешенә ярдәм күрсәтелә, кирәкле белем бирү, мәгълүмати, агарту, иҗади проектлар тормышка ашырыла», – диелә мөрәҗәгатьтә.
Дәүләт башлыгы шулай ук Дагыстанның һәм күпмилләтле Ватанның бөек улы Рәсүл Гамзатовның туган көненә багышланган яңа бәйрәм символикасын билгеләп үтте. РФ халыклары телләре көне беренче тапкыр Россия халыклары бердәмлеге елында билгеләп үтелә.
Президент ассызыклаганча, үзенчәлекле телләрне саклап, барлык халыкларны бәйләүче җеп булып рус теле хезмәт итүен истә тоту мөһим. Нәкъ менә ул, аның сүзләренчә, Россияне күп милләтле бердәм дәүләт буларак формалаштырган һәм гасырлар дәвамында мәдәниятләрне, күршелек традицияләрен һәм халыклар арасында үзара аңлашуны баетуга хезмәт итә.
«Ышанам ки, быелгы чаралар бәйрәм рухында узачак һәм катнашучылар һәм кунакларның хәтерендә озакка калачак. Сезгә уңышлар һәм иң яхшы теләкләр телим», – дип йомгаклады Путин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез