Газетага язылу

Владимир Путин Россиядә Хоккей көнен билгеләп үтү турындагы указга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин илебездә Хоккей көнен билгеләп үтү турындагы указны имзалады. Аны ел саен 22 декабрьдә билгеләп үтәчәкләр.

Бу илебездә «хоккейны популярлаштыру һәм үстерү» өчен эшләнгән, дип билгеләп үтелә. Бу датаны Россия Спорт министрлыгы сайлаган. Чөнки 1946 елның 22 декабрендә хоккей буенча СССР чемпионатының беренче матчлары узган.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре