Владимир Путин Россиягә яңа төбәкләрнең кушылу көне уңаеннан котлады

Президент Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларының, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Россиягә кушылу көне уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыккан. Дәүләт башлыгының видеомөрәҗәгате Кремль сайтына урнаштырылган.

30 сентябрьдә яңа дүрт төбәкнең Россия белән берләшү көне билгеләп үтелә.
“Барча халыкны чын мәгънәсендә хәлиткеч вакыйга уңаеннан эчкерсез котлыйм! Без моңа бик күп еллардан соң, авыр сынаулар аша ирештек”, – дип билгеләп үткән Владимир Путин.
Президент басым ясап әйткәнчә, Донбасс һәм Новороссия үзләрен тарихи ватаннарыннан аерырга маташкан Киевнең неонацистик диктатурасына кискен төстә каршы чыккан. Владимир Путин яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ныклыгы, кыюлыгы, кыйммәтләрне, тарихи хәтерне, традицияләр, мәдәният һәм туган илгә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшырып килгән өчен рәхмәт сүзләре ирештергән.
Дәүләт башлыгы шулай ук Россиядә яшәүчеләргә тупланганлык һәм ватанпәрвәрлек өчен рәхмәт белдергән.
“Хаклык – безнең якта. Ниятләнелгән барлык максатларга ирешәчәкбез!” – дип йомгак ясаган Президент.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре