Владимир Путин: “Россиягә каршы 28 595 санкция кертелде”

Россия гражданнарына һәм компанияләргә каршы барлыгы 28 595 санкция кертелде. Дөньяның калган барлык илләрендәгегә караганда да күбрәк бу. Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге съездында шулай дип белдергән. Бу хакта “ТАСС” яза.

Шул ук вакытта Россия Президенты бизнесменнарны санкцияләргә вакытлыча чара буларак карамаска һәм дөньяда тулы сәүдә иреге торгызылуга исәп тотмаска чакырган. Аның фикеренчә, “элеккечә булмаячак инде”.
Владимир Путин әйтүенчә, хәзер дә Көнбатыш илләре туктарга җыенмый: яңа санкцияләр белән яный һәм аларны бер-бер артлы “чүкеп” кенә тора.
Ягъни чикләү чаралары берникадәр йомшартылса да, Көнбатыш дәүләтләре Россия “тәгәрмәченә таяк тыгуның” яңа ысулларын табачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре