Владимир Путин Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышында төзелеш вазгыяте буенча ясаган доклады өчен рәхмәтен белдерде.

«Рөстәм Нургалиевич, мондый җентекле доклар өчен рәхмәт. Барлык сораулар буенча да чын-чынлап эшләгәнегез сизелеп тора. Алар гади түгел һәм Хөкүмәт тарафыннан, ә кайбер өлешләрендә Үзәк Банк тарафыннан аерым игътибар таләп итә. Аларны һичшиксез эшләргә кирәк булачак. Тулысынча килешәм», – дигән Путин.

«Моңа җаваплы караганыгыз өчен рәхмәт», – дип тә өстәгән илбашы.

Россия Дәүләт Советы президиумы утырышы Владимир өлкәсендә күптән түгел төзелгән Доброград шәһәрендә булды. Аны видеоэлемтә аша Россия Президенты Владимир Путин уздырды. Рөстәм Миңнеханов бу чарада Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы комиссиясе җитәкчесе буларак катнашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре