Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны республика җитәкчесе вазыйфасына кандидат буларак яңа срокка тәкъдим итүне хуплады
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин белән онлайн-очрашуда вазыйфада калырга әзер булуын белдерде. Татарстан Президенты сентябрьдә аның вәкаләтләре чоры тәмамлануы турында әйтте. "Мин – сезнең команда әгъзасы. Хуплаган очракта, алга таба эшләргә әзер», – диде Миңнеханов.
“Татарстан күрсәткечләр буенча лидер. Моңа сезнең эшегез ярдәмендә ирешелде. Мин сезнең кандидатурагызны хуплыйм», – диде Путин.
Фото: kremlin.ru
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез