Владимир Путин Рөстәм Миңнехановның кайбер гаиләләргә ташламалы ипотека бирү тәкъдимен хуплаган

Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйткәннәрне хуплап, 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучыларның гаиләләренә ташламалы ипотека бирү буенча тәкъдимнәр эшләргә кушкан.

15 апрельдә Дәүләт Советы президиумының “Тормыш өчен инфраструктураны үстерү турында” утырышында бу җәһәттән бурыч куелган.

Кремль сайтында урнаштырылган документларда әйтелгәнчә, 15 июньгә кадәр Россия Хөкүмәте Дәүләт Советы комиссиясе белән берлектә югарыда телгә алып үтелгән категорияләр өчен ташламалы ипотека кредитын бирүгә кагылышлы нигезләүләр тапшырырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре