Татарстанда Сокуры авылын урап узу юлы тантаналы төстә ачылды. Юлны видеоэлемтә аша Россия Президенты Владимир Путин ачты.
Юл ачылыр алдыннан Илбашы юл тармагында эшләүчеләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр – юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне, автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне белән котлады.
“Әлеге мөһим юнәлешләрдә эшләүчеләрнең барысын да котлыйм. Үз эшегезгә җаваплы каравыгыз һәм фидакарьлегегез өчен рәхмәт сезгә. Юл хуҗалыгы һәм автотранспорт комплексы ветераннарына аерым рәхмәт”, – диде Владимир Путин.
Президент ассызыклаганча, бөтен тормышыбыз өзлексез һәм ышанычлы транспорт элемтәсенә турыдан-туры бәйле. “Автомобиль транспорты бездә йөк ташу күләме буенча беренче урында тора. Өстәвенә, йөк ташуның гомуми күләмендә аның өлеше арта. Моңа юл инфраструктурасын яңартуның югары күрсәткечләре ярдәм итә”, – диде ул.
Владимир Путин әйтүенчә, 2030 елга федераль трассаларның һәм зур шәһәр агломерацияләре юлларының кимендә 80 проценты норматив торышта булырга тиеш. Ә бу таләпләргә җавап бирә торган төбәк юлларының өлеше кимендә 60 процент булачак дип көтелә.
“Бүген без бу зур эштә тагын бер адым ясыйбыз. Карелиядә юл участогы, Татарстанда Сокуры авылын урап узу юлы һәм Сургутта Көньятан урап узу юллары ачыла. Барыгызны да әлеге вакыйга белән котлыйм”, – дип берьюлы өч юлны ачты Владимир Путин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез