Газетага язылу

Владимир Путин СВО белән идарә итү пунктында булган

Владимир Путинга Гуляйполе шәһәрен азат итү операциясенең башлануы турында җиткерелгән.

Россия Президенты Владимир Путин Берләштерелгән гаскәрләр төркеме белән идарә итү пунктында булган. Биредә аңа Запорожье өлкәсендә Гуляйполе шәһәрен азат итә башлаулары турында белдерелгән. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков шул хакта сөйләп үтте, дип яза “Российская газета”.

Песков моңа кадәр журналистларга Владимир Путинның Донецк халык республикасында – Красноармейск һәм Харьков өлкәсендә – Волчанск шәһәрләрен азат итү турында докладлар тыңлаганлыгын хәбәр иткән.
“Восток” төркеме гаскәрләре командующие Андрей Иванаев дәүләт башлыгына үз гаскәрләре карамагындагы Запорожье һәм Днепропетровск өлкәләре территорияләрен азат итүнең барышы турында сөйләгән. Моннан тыш төркем подразделениеләренең Гайчур елгасы тирәсенә чыгулары әйтелгән. Шул рәвешле Запорожье өлкәсенең Гуляйполе шәһәрен азат итү операциясе башланган. “Хәзерге вакытта әлеге армия подразделениеләре шәһәрнең төньяк-көнчыгыш өлешендә урам сугышлары алып бара”, – дигән Песков. 

“Центр” төркеме гаскәрләре командующие Валерий Солодчук югары башкомандующийга Красноармейск-Димитров шәһәрләре тирәсендә камалышта калган Украина төркемен юкка чыгаруның барышы турында сөйләгән һәм Димитров шәһәре көньяк өлешенең Россия гаскәрләре контроленә күчүен басым ясап әйткән.

Владимир Путин очрашу вакытында командованиене һәм барлык хәрбиләрне уңышлы гамәлләре өчен мактап, кыш якынлашып килгән бер мәлдә гаскәрләрне кирәкле ярдәм чаралары белән тәэмин итүне йөкләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре