Газетага язылу

Владимир Путин СВО катнашучыларга социаль хезмәтләрне киңәйтергә кушты

Президент махсус хәрби операциядә катнашучыларга төбәкләрдә социаль хезмәтләр күрсәтүне киңәйтергә тәкъдим иткән.

    Россия Президенты Владимир Путин  төбәкләрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, социаль заказны үтәү кысасында, социаль хезмәтләр күрсәтүне киңәйтергә тәкъдим иткән. 21 апрельдә муниципаль берләшмәләр вәкилләре белән очрашу йомгаклары буенча Президент раслаган бурычлар исемлеге Кремль сайтына урнаштырылган.

“Россия Федерациясе субъектлары башкарма органнарына, җирле үзидарә органнары белән берлектә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләре әгъзаларына, һәлак булган (үлгән) СВОда катнашучыларның гаиләләре әгъзаларына, шул исәптән мәгариф, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт, туризм өлкәләрендә социаль заказны үтәү кысасында, дәүләт (муниципаль) хезмәтләре күрсәтүне киңәйтүне тәкъдим итәргә”, – диелгән документта. Бу җәһәттән башкарылган эшләр турында мәгълүматлар быел 1 ноябрьгә кадәр тапшырылырга тиеш. Моның өчен Россия Федерациясе субъектларының иң югары дәрәҗәдәге вазыйфаи затлары җавап бирә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре