Газетага язылу

Владимир Путин СВО зонасында группировкалар җитәкчеләрен алыштырган

Президент Владимир Путин генерал-полковник Андрей Иванаевны –“Центр” группировкасы командующие, “Восток” группировкасының штаб башлыгы Петр Болгаревны – шушы группировка командующие, ә “Центр” группировкасы штабы башлыгы Денис Ляминны – Россия Кораллы көчләренең пилотсыз гаскәрләр системалары җитәкчесе итеп билгеләгән.

Дәүләт башлыгы Оборона министрлыгы җитәкчелеге белән киңәшмәсендә шул хакта хәбәр иткән, дип яза “ТАСС”.

“Центр” группировкасы – әйдәп баручы подразделениеләребезнең берсе. Ул Донецк халык республикасын азат итү буенча иң мөһим, җаваплы бурычларны башкарып килә. Бу группировкага кемнең җитәкчелек итәчәге –  гади генә мәсьәлә түгел. Мин Иванаев Андрей Сергеевичның шушы эшкә күчүен сорыйм”, – дигән Владимир Путин.

“Центр”ның элекке командующие Валерий Солодчук тылның барлык хезмәтләре башлыгы итеп билгеләнгән.

“Восток” группировкасын аның штабы башлыгы Болгарев җитәкләячәк. Моңа кадәр ул Көнчыгыш хәрби округы командующие вазыйфаларын башкарган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре