Владимир Путин СВОда һәлак булучыларның гаиләләренә игътибарлырак булырга кушты

Махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләренә иң зур игътибар бирелергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин Коми Республикасы башлыгы Ростислав Гольдштейн белән очрашуда шулай дип белдергән. Бу хакта “Российская Газета” яза.

“Соңгы вакытларда, алдагы эшемдә дә, хәзер дә, әлбәттә, махсус хәрби операциягә бәйле барлык бурычларны үтәү өстенлекле юнәлеш булып тора”, – дип белдергән төбәк лидеры. “Бу җәһәттән Коми Республикасы әйбәт кенә уңышларга иреште. Егетләребез яхшы хезмәт итә. Барысы да – ватанпәрвәрләр”, – дигән ул.
“Бездә 5 Россия Герое бар. Кызганычка, берсе генә исән-сау. Станислав Кочев бу. Хәзер “Время героев” федераль программасында катнаша, Коми Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда өчлеккә керде”, – дип билгеләп үткән Гольдштейн.

“Илебез өчен, ватан өчен гомерләрен дә кызганмаган кешеләр турында сөйләп үттегез. Гаиләләре турында кайгыртырга онытмагыз!” – дип басым ясап әйткән Владимир Путин. Аларга иң зур игътибар, шәхсән игътибар бирелергә тиеш”, – дип искәрткән ул.
Ростислав Гольдштейн белдергәнчә, СВОда катнашучыларның һәркайсының гаиләсе даими игътибар үзәгендә тотыла. Һәркайсы турында сөйли алам”, – дип билгеләп үткән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре