Владимир Путин СВОда катнашучылар турында: "Бу кешеләр хыянәт итмәс"

Федераль Җыенга Юлламасы вакытында, Владимир Путин СВОда катнашучыларга аерым тукталды, рәхмәтен һәм соклануын белдерде. Путин аларны чын элита дип атады.

- СВОда катнашучылар белән еш очрашам. Бу кешеләр барысы да кулларына корал тотып Ватанны якларга дип китте. Алар артка чигенмәячәк, хыянәт итмәячәк һәм бу кешеләргә карагач йөрәк горурлык белән тула, - диде Путин.

Ил башлыгы әйтүенчә, нәкъ менә шундый кешеләр алдынгы вазыйфаларны биләргә, төбәкләрне җитәкләргә, остазлык белән шөгыльләнергә тиеш.

-Бу кешеләр әллә нинди көчле лозунглар кычкырып чыгыш ясамый, бик тыйнаклар, әмма кискен мизгелләрдә нәкъ менә алар алгы сафка чыгалар һәм җаваплылыкны үз өсләренә алалар, - диде Путин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин

Көн хәбәре