Владимир Путин Таҗикстан Президенты белән мигрантларга бәйле вазгыять турында сөйләшкән

Россия Президенты Владимир Путин Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән телефон аша сөйләшкән. Бу хакта “Интерфакс” Кремльнең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

“Ике як өчен дә әһәмиятле темалар (террорчылыкка каршы көрәштә, миграция өлкәсендә хезмәттәшлекне кертеп) буенча эшлекле фикер алышу булды. Бу җәһәттән профильле министрлыклар һәм ведомстволарның берлектә эшләү алымнарын камилләштерү турында килешенде”, – диелгән Кремльнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

“Шулай ук соңгы вакытларда билгеле бер көчләрнең Россиягә килүче, шул исәптән Таҗикстаннан эшләргә килүче мигрантлар тирәсендәге вазгыятьне ясалма рәвештә куерту омтылышларына бергәләшеп киртә куюга һәм ике ил халыклары арасындагы гасырлар сынавы аша узган тугандашлык мөнәсәбәтләренә зыян китермәүгә ышаныч белдерелде”, – дип билгеләп үтелгән хәбәрдә.
Президентлар шулай ук Мәскәүдә Җиңү көненә багышланган тантаналы чараларда (аларга Рахмон да чакырылган) бергәләшеп катнашу мәсьәләсен дә караган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре