Владимир Путин ташламалы ипотека буенча ставканы киметергә тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотека буенча ставканы 12% тан 9% ка кадәр киметергә тәкъдим итте.

"Төзелешне стимуллаштыру өчен, торак сатып алуны уңайлырак итү өчен, ташламалы ипотека буенча ставканы 12% тан 9% ка кадәр киметергә тәкъдим итәм", - дигән дәүләт башлыгы икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмәдә.

Ул программаны ел ахырына кадәр озайтырга кирәк, дип өстәгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре