Владимир Путин Татарстанда өч федераль судьяны билгеләгән

Россия Президенты Владимир Путин 13 июньдә Татарстанның өч судына судьялар билгеләү турында Указга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

Шулай итеп, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләре судларына, шулай ук Казанның Мәскәү районы судына яңа судьялар билгеләнгән. Бөгелмә суды судьясы вазыйфасында – Татьяна Барабошкина, Түбән Кама шәһәр судында – Гөлназ Мөбарәкшина, ә Казанның Мәскәү районы судында – Алла Бейзер эшләячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Владимир Путин

Көн хәбәре