Владимир Путин Татарстанда судьяларны билгеләү турындагы карарны имзалады

Владимир Путин Татарстанда судьяларны билгеләү турындагы карарга имза куйды. Дәүләт башлыгының бу карары хокукый актларның рәсми сайтында чыкты.

Казанның Яңа Савин районы суды рәисе итеп Алмаз Әхмәтгәрәев, Идел буе районы суды рәисе итеп Булат Бариев билгеләнде. Буа шәһәр суды судьясы – Марсель Гәрәев, ә Югары Ослан район суды судьясы Александр Непомнящий булды.

Моннан тыш, Президент Татарстан Югары судының ике судьясын – Ангелина Дианкина һәм Резедә Хафизованы билгеләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре