Владимир Путин Татарстандагы алданган “өлешчеләр” турындагы сорауга җавап бирде

Владимир Путин, сорауга нык гаҗәпләнеп, эскроу-счетларның гамәлдә булып килүен билгеләп үткән.

Россия Президенты Владимир Путин төзелешкә акча салып та, тораксыз калган гаиләләр турында сорауга җавап биргән. Дәүләт башлыгына бу сорауны Татарстан журналисты биргән.
Татарстанда бер төркем мошенниклар дәүләт ярдәме белән ипотека алган йөзләрчә кешене алдаган. Алар өчен йортлар төзелмичә калган. Шул ук вакытта кешеләр банкларга ипотека түләүне дәвам итә.
Владимир Путин, сорауга нык гаҗәпсенеп, авылларда да ипотека кредитының эскроу-счетлар аша узуын билгеләп үткән.
“Кешеләр акчасын кая җибәргән һәм нигә?” – дип сораган Путин. Ул, килеп туган хәлгә ачыклык кертеп, бу эшнең барлык нечкәлекләре турында җиткерергә кушкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре