Владимир Путин Татарстаннан 11 кешене дәүләт бүләкләре белән бүләкләгән

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында Указга кул куйган. Алар арасында – Татарстаннан 11 кеше. Бу хакта “KazanFirst” хокукый актлар рәсми сайтындагы мәгълүматларга таянып яза.

Бүләкләнүчеләр арасында: “Татнефть” гавами акционер җәмгыятенең 2 хезмәткәре – бүлек башлыгы – Дамир Шакиров һәм идарә башлыгы урынбасары Рәис Разетдинов “Ватан алдындагы казанышлар өчен” II дәрәҗә ордены медальләре белән бүләкләнгән.

“Татнефть” гавами акционер җәмгыятенең нефть чыгару идарәләренең җиде хезмәткәре: нефть һәм газ чыгару операторы Александр Селезнев (“Нурлатнефть”), цех җитәкчесе урынбасары Олег Варинов (“Әлмәтнефть”), баш белгеч Илдар Мөхетдинов (“Татнефть-Добыча”), җир асты катламнарындагы басымны саклау буенча мастер Рәмис Ибраһимов (“Лениногорскнефть”), нефть һәм газ чыгару операторлары Рифкать Фәррахов (“Азнакайнефть”), Ришат Галимов (“Җәлилнефть”) һәм Федор Алексеев (“Баулынефть” “Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә лаек булган.

Моннан тыш “Азык-төлек программасы” агросәнәгать компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рифат Мотыйгуллинга “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, ә “Татарстан Мунициапль берәмлекләр советы” ассоциациясенең башкаручы секретаре Александр Барышевка “Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре