Газетага язылу

Владимир Путин Татарстаннан дүрт кешене дәүләт орденнары белән бүләкләгән

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында Указга кул куйган. Исемлеккә Татарстаннан зур сәнәгать предприятиеләренең 4 хезмәткәре кергән. Бу җәһәттән документ хокукый актлар рәсми сайтына урнаштырылган.

Шулай итеп, “Татнефть” идарәсе башлыгы урынбасары Илгиз Рәхимов һәм шул ук компаниянең бизнеска хезмәт итү буенча гомуми үзәге директоры Марсель Мурадымов “Ватан алдындагы казанышлар өчен” II дәрәҗә ордены медале белән бүләкләнгән. Әлеге бүләк икътисадны, фән, мәдәният һәм социаль өлкәне үстерүгә зур өлеш кертү, күп еллар буе намус белән эшләү өчен бирелә.

“ТАИФ” акционер җәмгыятенең икътисад һәм финанс идарәсе рәисе урынбасары Гүзәлия Сафина, “Татнефть” идарәсе башлыгы Ринат Хәйров Дуслык ордены белән бүләкләнгән. Әлеге орден 1994 елда гамәлгә куелган. Ул тынычлыкны, хезмәттәшлекне, халыклар арасындагы үзара аңлашуны ныгытудагы аерым казанышлар өчен бирелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре