Газетага язылу

Владимир Путин Татарстаннан өч кешегә дәүләт бүләкләре бирде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстаннан өч кешегә дәүләт бүләкләре бирү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган, дип яза «Татар-информ».

Мактау ордены белән Ак Барс банкы идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев бүләкләнде. Әлеге бүләк аңа күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелде.

«Тимер юлларны үстергән өчен» медале белән Россия тимер юллары филиалының Горький инфраструктура дирекциясенең Казан дистанциясе юлы участогы башлыгы Шамил Гатиятов бүләкләнде.

Моннан тыш, «Россиянең Атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» мактаулы исеме «Татнефть» компаниясенең Нурлат скважиналарны җир асты ремонтлау цехында скважиналарны капиталь һәм җир асты ремонтларына әзерләү буенча оператор Валерий Хлебушкинга бирелде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре