Ка-52 вертолеты командиры, гвардия капитаны Тимур Гыймрановка үлгәннән соң Россия Герое исемен биргәннәр. Бу хакта tatarstan24 “БИЗНЕС Online” мәгълүматларына таянып яза.
Тимур Гыймранов быел март аенда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Ул 17 нче гвардия армия авиациясе бригадасында Ка-52 вертолеты командиры булып хезмәт иткән. Махсус хәрби операциясенең беренче көннәреннән үк СВО зонасында хәрби бурычларын үтәгән.
20 мартта Гыймрановның вертолеты камикадзе-дроннар һөҗүменә эләккән. Командир, ут эчендәге техниканы җиргә утыртып, штурман Илья Кужлев белән вертолеттан чыгып китә алган. Ләкин җирдә дә экипажга пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән. Хәрбиләрнең икесе дә һәлак булган.
Гыймрановка бик күп хәрби очышлар ясаганы өчен Россия Герое исемен биргәннәр. Очучы Биектау районында җирләнгән. Шулай итеп, Тимур Гыймранов махсус хәрби операция барышында Татарстаннан Россия Герое исеменә лаек булган 18 нче хәрби булды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез