Тиешле указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Татарстанлылар «хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен» бүләкләнде, дип билгеләп үтелә хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган документ текстында.
«ТАИФ» АҖ идарәсе рәисенең икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Гүзәлия Сафина һәм В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ идарәсе башлыгы Ринат Хәйров Дуслык ордены кавалерлары булдылар.
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән «Татнефть» ГАҖ бизнеска хезмәт күрсәтү үзәгенең гомуми хезмәт күрсәтү үзәге директоры Марсель Морадымов һәм «Татнефть» идарәсе башлыгы урынбасары Илгиз Рәхимов бүләкләнде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез