Төбәк парламенты бу хакта “ВКонтакте” социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр иткән. Кандидатлар арасында – төбәк башлыгы Сергей Меняйло, “Селенгауголь” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Олег Варнавин һәм республика парламенты депутаты Чермен Дудати. Депутатлар 20 сентябрь көнне төбәк парламентының 54 нче сессиясендә республика башлыгын сайлау буенча тавыш бирәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез