Россия Президенты Владимир Путин туристик кешбэк күләмен арттырырга кушты. Ерак Көнчыгышка барганда исәп-хисап счетына 40 мең сумга кадәр акча кайтарылырга тиеш.
Әлеге карар Кремль сайтында урнаштырылган. Йөкләмәне үтәү вакыты 2022 елның 30 сентябренә кадәр билгеләнгән.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, көз көне Россиядә ил буйлап сәяхәт итү өчен туристик кешбэкның яңа этабы башланачак. Ростуризм аны үткәрүгә акча резервлаган инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез