Газетага язылу

Владимир Путин туры элемтәгә сораулар биргән ике баланың теләген тормышка ашырырга ярдәм итте

Россия Президенты Владимир Путин алда торган туры элемтә кысаларында аңа мөрәҗәгать иткән ике баланың Яңа ел теләген үтәде. Бу хакта «Россия-24» телеканалына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Әйтик, дзюдо белән мавыгучы унбер яшьлек Владимир Президенттан бүләккә зәңгәр төстәге кимоно алган, ә яшь армияче Егор җиңел моторлы һава судносында очкан. Яшь активист сүзләренчә, ул сәламәтлеге белән проблемалар булуы сәбәпле үз хыялын мөстәкыйль рәвештә тормышка ашыра алмаганга һәм Президентның теләктәшлегенә өметләнеп Башкомандующийга мөрәҗәгать иткән.

«Бу матурлыкны бары тик очар кошлар биеклегеннән генә күреп була», – дип уртаклашкан Егор хис-кичерешләре белән.

Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин белән традицион туры элемтә 19 декабрьдә узачак. Президентка moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сайтында, 0-40-40 номерына СМС-хәбәрләр аша һәм 8-800-200-40-40 телефоны буенча сорау бирергә мөмкин. МАХ мессенджерында чат-боттан файдалану мөмкинлеге быелгы яңалык булды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре