Газетага язылу

Владимир Путин турындагы фильмны мәктәпләрдә күрсәтергә мөмкиннәр

“Кремлевский волшебник” фильмы (режиссеры – француз Оливье Ассаяз, Владимир Путин ролендә – Британия актеры Джуд Лоу, фильм быел экраннарга чыгарга тиеш), тарихи фактларны бозуга юл куелмаган очракта, Россия мәктәпләрендә күрсәтелергә мөмкин. Дәүләт Думасы депутаты Михаил Берулава “Абзац” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның фикеренчә, намус белән төшерелгән нәфис фильм укучыларда илебез тарихына карата кызыксыну уятачак.
Берулава билгеләп үткәнчә, фильмда Президентның халыкка һәм дәүләткә мөнәсәбәте, шулай ук акыл сыйфатлары чагылдырылырга тиеш. Шулай икән, фильмны мәгариф оешмаларында гына түгел, кинотеатрларда да күрсәтеп булачак.

Аның басым ясап әйтүенчә, чит ил режиссерлары тарихны бозмыйча күрсәткән очракта, бик уңай адым булачак бу. Ә Владимир Путин моңа лаек.
Фильмда 1990нчы елларда Россиядәге хәлләр турында сөйләнелә. Төп герой – телевидение продюссеры Вадим Баранов Владимир Путинның поиттехнологы һәм пиарчысына әйләнә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре