Владимир Путин Украина кризисы килеп чыгуда Көнбатышны гаепләгән

Россия Президенты Владимир Путин Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) саммитында ясаган чыгышында Украинадагы кризисның килеп чыгу сәбәпләрен бәян иткән.

“Россиянең Украинага һөҗүм итүе сәбәпле түгел, бәлки Украинада Көнбатыш китереп чыгарган дәүләт перевороты, соңыннан кораллы көчләр ярдәмендә Украинада бу переворотны кабул итмәгән төбәкләр һәм кешеләрнең каршылыгын сындыру омтылышы сәбәпле килеп чыккан кризис бу”, – дип блдергән Россия Президенты.
Владимир Путин Украинаны даими рәвештә НАТОга тартып кертү омтылышларын кризисның икенче сәбәбе буларак атап үткән. Гәрчә Россия болай була калган очракта мондый хәлнең үзенә куркыныч белән янавын кат-кат белдерә килсә дә.

Россия дәүләте башлыгы ШОС илләренең Украина конфликтын төгәлләү буенча тырышлыкларын искәртеп, АКШ Президенты Дональд Трамп белән күптән түгел генә Аляскада очрашу барышында ирешелгәннәрнең дә шушы юнәлештә булуына, Украинада тынычлыкка юл ачуына ышаныч белдергән.
Шул ук вакытта Владимир Путин Украинада тотрыклылык һәм тынычлык урнаштыру өчен конфликтның беренчел сәбәпләренең юкка чыгарылырга тиешлеген басым ясап әйткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре