Газетага язылу

Владимир Путин укытучыларга өстәмә ярдәм чараларын гамәлгә керү турындагы указга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин укытучы һөнәренең аерым статусын билгели торган указга кул куйды. Аның кысасында өстәмә ярдәм чаралары гамәлгә керәчәк.

Аерым алганда, укытучыларга һөнәри үсеш өчен кирәкле шартларны тәэмин итү гарантияләнә, педагогларга дәүләт электрон белем бирү ресурсларыннан бушлай файдалану хокукы бирәчәкләр, алар дәүләт музейларына айга кимендә бер тапкыр бушлай йөри алачак, яшь укытучыларга бер елдан да ким булмаган вакытка остазлык гарантияләнә, 25 елдан артык педагогик стажы булган укытучыларга «Хезмәт ветераны» исеме биреләчәк.

Шулай ук, төбәк башлыкларына укытучыларның балаларын балалар бакчаларына беренче чиратта кабул итүне тәэмин итәргә тәкъдим ителде, Хөкүмәткә Россиядә укытучы статусын раслый торган таныклыкның бердәм үрнәген эшләү йөкләнде. Указ һөнәрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Ул имзалаган көннән үз көченә керде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре