Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.
«<...> хуҗалык итүче субъектларның гражданлык-хокукый килешүләрендә мондый килешүләрне үтәүче үзмәшгуль гражданнарга карата санкцияләр, шул исәптән штрафлар билгеләү практикасын анализларга һәм анализ нәтиҗәләре буенча кирәк булганда Россия Федерациясе законнарына әлеге практиканы чикләүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә <...>», - диелә 2025 елның 9 декабрендә узган Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы утырышы йомгаклары буенча кабул ителгән йөкләмәләрнең бер пунктында.
Җаваплы итеп РФ Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде, ул докладны агымдагы елның 1 июленә кадәр тәкъдим итәргә тиеш.
2026 елның гыйнварына Татарстанда 447 меңгә якын үзмәшгуль граждан теркәлгән. Үзмәшгульләрнең гомуми кереме җиде ел эчендә (2025 елның ноябренә) 272 млрд сумнан артып киткән.
Быелның февралендә Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов 2029 елда һөнәри керемгә салым эксперименты тәмамланганнан соң үзмәшгульләр эшли ала торган өлкәләр санын чикләргә тәкъдим итте.
2019 елдан кереме елына 2,4 млн сумнан артмаган үзмәшгуль гражданнар өчен һөнәри керемгә салым ставкасы 4 процент (физик затлари кеременнән) яки 6 процент (юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр кеременнән) күләмендә гамәлдә. Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәргә тиеш.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез