Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлау открыткалары җибәргән. Бу хакта “ТАСС” яза.
Дәүләт башлыгы үзенең мөрәҗәгатендә батырлык һәм фидакарьлек нәтиҗәсендә дөньяны үлемгә тиң янаудан коткарып калган өчен рәхмәт белдергән.
Владимир Путин басым ясап әйткәнчә, 9 Май – илебезнең триумфын, игелеклелек, тынычлык һәм гаделлекнең җиңүен гәүдәләндерүче чын мәгънәсендәге тарихи дата. Аның билгеләп үтүенчә, нәкъ менә ветераннар, рәхимсез дошманны тар-мар итеп, Ватаныбыз бәйсезлеген, кешелекне юкка чыгу куркынычыннан саклап калуга ирешкән.
Президент ышандырып әйткәнчә, илебез һәрвакыт сугышта катнашучыларның каһарманлыгы белән горурланачак, киләсе һәр буын аларның батырлыгы турындагы истәлекне саклаячак. Ахырда Владимир Путин ветераннарга саулык-сәламәтлек һәм иминлек теләгән.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез